Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Гөлбакчалы иҗат чишмәсе

«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында татар халкының күренекле драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең 125 еллык юбилеена багышланган "Гөлбакчалы иҗат чишмәсе" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Анда 8-11 сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Галләмова, музей ачуны башлап йөрүче Әсхат Шәрипов катнашты.

Һәрберсе серле һәм үзенчә җемелдәгән әдипләр йолдызлыгында М.Фәйзинең дә кабатланмас урыны бар. Романтик табигатьле, кешеләрнең рухи дөньясында һәм үзара мөнәсәбәтендә дә матурлык, табигатьтә гүзәллек эзләгән М.Фәйзи замандашларыннан холкы белән дә, тыйнак яшәеше белән дә, әдәбият һәм мәдәният дөньясында танылу-бәяләнү җәһәтеннән дә аерыла.
Нечкә күңелле, моңлы, шигъри җанлы, әйләнә-тирәгә, дуслар сайлауга талымлы язучы татар әдәбиятында шактый соңарып барлыкка килгән драматургияне сайлый һәм аны яңа сыйфатлар белән баетырлык әсәрләр тудыра. Аның иҗатына жанр төрлелеге дә хас: ул - комедия, мелодрама, музыкаль комедия, хикәя, нәсер, шигырь, поэма, публицистик мәкалә, көндәлекләр, тәнкыйди язмалар авторы да, халык җырларын туплаган, аларны өйрәнгән фольклорчы да. Шушыларның барысына өстәп М.Фәйзи татар әдәбиятында беренче буларак музыкаль драма жанрына нигез салучы. Шуңа күрә әдәби-музыкаль кичә аның иҗатының таҗы булган "Галиябану" музыкаль драмасыннан өзек белән башланды. 11 сыйныф укучылары рольләрне оста итеп, чын сәхнә артистларыдай башкардылар: Галиябану - Галимова Әдилә, Хәлил - Җамалетдинов Илнур, Исмәгыйль - Сәлахов Алмаз, Бәдига - Ризванова Алия, Галимәбану - Мөхәммәтҗанова Алинә. Ә Бәдри ролен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Галләмова башкарды.
Кичә укучыларның сәнгатьле итеп авторның шигырьләрен, проза әсәрләреннән өзекләр сөйләве, "Каз канаты сыдыру" фольклор күренеше, җырлар белән үрелеп барды.Эчтәлекле презентация, татар халык көйләренә тезмә дә бәйрәмне тулыландырды. Кичәне алып баручылар филиал мөдире Гөлнар Сабирова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Галләмова Мирхәйдәр Фәйзинең иҗатын гаять матур һәм гаҗәеп хуш исле чәчәккә тиңләп булуын билгеләп үттеләр. Алай гына да түгел, аның иҗаты төрле-төрле җимешләре мул булып пешкән бакчага тиң һәм кичә барышында барлык тамашачы шул җимешләрне авыз итте кебек, чәчәкләре белән сокланды, танышты, илһам алды. М.Фәйзинең күпкырлы таланты алдында баш ими мөмкин түгел. Аның әсәрләре мәңге халык күңеленең түрендә сакланыр һәм пьесалары татар сәхнәсеннән төшмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев