Һәр шигырьдә – дөнья сурәте
19 февраль көнне Яңа Чишмә үзәк китапханәсендә аеруча җылы мохит хөкем сөрде
Биредә Менделеевскидан килгән кунак — шагыйрь һәм автор-башкаручы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Радик Ахунҗанов белән иҗади очрашу булды.
Радик Галимҗан улы – биш шигъри җыентык авторы, шулай ук Менделеевск районының дүрт коллектив басмасының мөхәррир-төзүчесе. Тормыш турында эчкерсез уйланулар, шигъри сурәтләргә әверелгән гадәти һәм гадәти булмаган вакыйгалар – әлеге иҗатта чагылыш тапкан күп нәрсәләр һәр укучының йөрәгендә үз урынын алырга мөмкин.
Шагыйрь туганнан-туган энесе Филипп Ивановка күптән инде Яңа Чишмәгә килергә вәгъдә иткән булган – авторның Менделеевскидан безнең районга килеп чыгуының төп сәбәбе шул. Бу кичәдә ул тыңлаучыларга үзенең әдәби һәм музыкаль әсәрләрен җиткерде, дөньяны, тормышны үзе аңлаганча күрсәтергә тырышты.
Аның һәр шигъри юлында тормышка, туган якка һәм кешеләргә булган мәхәббәте сизелә иде. Зал, чын күңелдән бирелеп һәм авторның шигъри дөньясына чумып, тын да алмыйча тыңлады.
«Барысы да тормышчан һәм аңлаешлы», «бик тирән», «үзеңне күргән кебек», - дип уртаклаштылар тәэсирләре белән тамашачылар һәм шагыйрьне яңадан килергә чакырдылар. «Без сезнең белән кабат очрашуга бик шат булачакбыз» – иҗат кешесе өчен бу сүзләрдән дә җылырак ни булырга мөмкин?
Автор китапханәгә һәм кунакларга «Йолдызлар инвентаризациясе» дигән шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Бу верлибрлар (ачык рифма һәм метрикасыз ирекле шигырьләр) гади һәм аңлаешлы, әмма шул ук вакытта гадәти әйберләргә яңа күзлектән карарга мәҗбүр итә. «Биредә, беренче чиратта, минем үз-үземә сораулар, - дип аңлатты Радик Галимҗанович. - Кайдадыр ирония белән, кайдадыр фәлсәфи уйланулар аша язылган алар. Башкаларга нәрсәдер әйткәнче, асылына үзем төшенергә телим».
Язылган шигырьләр киштәдә ятарга тиеш түгел, дип саный шагыйрь. «Әгәр син нәрсәдер язгансың икән, аларны укучыларга ирештерү зарур. Шул очракта гына алар кемгәдер файда китерәчәк», - ди ул.
Радик Ахунҗанов үзе белән күңелле хатирәләр генә түгел, төбәк тарихы турында «На засечной черте» китабын һәм, әлбәттә, яңа укучыларының күңел җылысын алып китте. Яңачишмәлеләрнең аны яратып кабул итүләре, игътибары һәм ихтирамлы мөнәсәбәте, һичшиксез, аны яңа очрашуларга рухландырачак, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев