Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә «Татар кызы-2025» милли бәйгесе узды

18 нче ноябрьдә Зирекле авылы мәдәният йортында «Татар кызы-2025» икенче районкүләм матурлык, талант һәм милли традицияләр бәйгесе узды.

Әлеге күркәм чараны мәдәният йорты җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова зур осталык белән алып барды. Бәйгедә Зирекле, Тубылгытау, Акъяр, Чаллы Башы, Чертуш авылларыннан иң гүзәл һәм талантлы кызларыбыз, район «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы мәдәният бүлеге җитәкчесе Илсөяр Давлетшина, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, әти-әниләр, укучылар катнашты.

Бөтендөнья Татар Конгрессының Яңа Чишмә бүлеге рәисе Айрат Хәмәтвалиев кунакларны һәм катнашучыларны кайнар сәламләп: «Бүгенге бәйгедә жюрига иң лаеклыларны сайлап алу җиңел булмас. Аларга гадел хөкем итүләрен, ә кызларыбызга уңышлар телим. Мондый чаралар безнең милләтебезнең киләчәге, гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклар өчен бик кирәк», – дип белдерде.

Бәйгедә Яңа Чишмә районының җиде татар кызы көч сынашты. Акъяр авылыннан Шәмиева Зәлинә, Чертуштан Мусина Чулпан, Чаллы Башы авылыннан Әхмәтшина Азалия, Тубылгытаудан Абунагимова Ралинә һәм Зирекле данын Сөләйманова Мәдинә, Низамиева Айсылу һәм Газыймова Нәзилә яклады. Алар бәйгедә – «Танышу», «Әбием сандыгы», «Милли ризык», «Милли кием», «Иҗади номер», «Интеллектуаль тур» кебек сынауларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Кызлар ихлас күңелдән үзләренең балачаклары, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Аш-су осталыклары да сокландырды: өйдән алып килгән хуш исле урамалар, тәмле балан пироглары, кабак бәлешләре, өчпочмаклар тәкъдим ителде. Бу мизгелләр экранда фото һәм видеоязмаларда чагылып барды.

Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде. Бәйге шартлары буенча, кызлар үз чыгышларында камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белү, үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш иде. Шулай ук визитка, милли киемнәрдә дефиле, җыр һәм бию осталыклары да тәкъдим ителде. Кызлар үзләренең матурлыклары, сәләтләре белән жюри һәм тамашачыларны таң калдырды. Һәркайсы үз авылын, мәдәниятен һәм традицияләрен горурлык белән тәкъдим итте, һәм бу бәйгенең төп максаты да нәкъ менә шул иде.

Жюри әгъзалары катнашучыларның чыгышларын игътибар белән бәяләде. Һәр катнашучыга җылы сүзләр әйтелде, аларның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге югары бәяләнде, һәрберсенең уникальлеге һәм үзенчәлеге ассызыкланды. Бәйгенең уңышлы узуы катнашучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе буларак билгеләп үтелде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды.

«Бәйгедән соң күңелләрдә шатлыклы, җылы хисләр генә урын алды. Бу искиткеч чараны оештыручыларга, катнашучыларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларына аерым рәхмәтлебез», - дип хәбәр итә безгә Зирекле музее директоры, мөхтәрәм жюри әгъзасы Лидия Лотфуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев