Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә татар мәдәниятенең беренче «Мирас» фестивале узган

12 майда Яңа Чишмә районы мәдәният йорты каршындагы мәйданда язучы, композитор-җырчы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел тулуга багышланган «Мирас» татар мәдәнияте фестивале узган

Әлеге фестивальне Рәшит Ваһапов исемендәге ТР татар мәдәнияте Иҗтимагый фонд ярдәмендә Яңа Чишмә муниципаль район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм ТР Яңа Чишмә муниципаль районының «Үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУК оештырган.

Фестивальдә Яңа Чишмә районы солистлары һәм иҗади үзешчән сәнгать коллективлары төрле концерт номерлары белән чыгыш ясаган: Яңа Чишмә БСМнең «Шешминка» хореография коллективы тамашачылар игътибарына «Шаян балалар» татар биюен тәкъдим иткән, «Ландыш» балалар бакчасының «Сандугач» төркеме бию белән «Рәхмәт сезгә» җырын, Акъярдан театральләштерелгән «Күбәләк» спектакле күрсәткәннәр, Чаллы Башы мәдәният йортының «Талир тәңкә» халык вокаль ансамбле җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина гармунчы Нәкыйп Дәүләтшин белән бергә «Үз илемдә» җырын башкарды. Ленинодан Зөлфия Хәсәнова үзе иҗат иткән прозаны, Чертуштан Рәмзия Мусина һәм Миңсылу Мостафина, Зирекледән Назилә Газыймова һәм Гөлшат Нуриева, Чаллы Башыннан Илһамия Усманова танылган татар шагыйрьләренең һәм прозаикларының шигырьләрен, прозаларын укыганнар. Чертуштан Эльвира Хәйруллина «Болытлар ага» җырын башкарган. Акъярдан «Акъярым» дуэты, Яңа Чишмәдән Гөлнур Адиева һәм Адиева Алинә, Чаллы Башыннан Рәис Усманов Рәшит Ваһапов җырларын тәкъдим иткәннәр.

Чара вакытында РМЙның урамдагы экранында «Рәшит Ваһапов - татар сандугачы» дигән документаль фильм трансляцияләнгән, ул 2007 елдагы «Татаркино» ГБУК тарафыннан дәкъдим ителгән беренче татар эстрада җырчысы турындагы фильм.

Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев