«Иманлы бала» бәйгесе
Мәдәният һәм сәнгать

«Иманлы бала» бәйгесе

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 тулу уңаеннан «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы Тубылгы Тау авылы мәдрәсәсендә мәктәп укучылары арасында Коръән сүрәләре уку бәйгесен оештыра. Бу хакта Чаллы Башы АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә.

-Бәйге 3 төркемдә - 6-8, 9-12 яшьлек һәм 12 яшьтән өлкәнрәк булган балалар өчен үткәреләчәк.

Ул 2 октябрьдә иртәнге сәгать 10:00да булачак.

Чарада катнашучы барлык балалар да диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

 


Нет комментариев