Ул «Родные напевы» дип аталган грант проектын тормышка ашыру кысаларында узган.
«Шешминские зори» халык вокаль коллективы «Календарьдә әни көне» дип исемләнгән иҗади концерт оештырган.
Программада әниләр турында җырлар, рус романслары, казак биюе һәм рекрут җырлар яңгыраган.
Концертка СВОда катнашучыларның әниләре махсус чакырылган. Коллективтагы ир-атлар аларга роза чәчәкләре һәм күңелгә үтеп керерлек көйләр бүләк иткәннәр.


Нет комментариев