Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

«Каравон»ны билгеләп үттеләр

Бу бәйрәм күптән инде Татарстанның иң матур һәм көтелгән язгы чараларының берсенә әверелде. Каравон төрле милләт һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, борынгы гореф-гадәтләрне искә төшерергә мөмкинлек бирә.

24 май көнне районның «Околица», «Архангельская краса» һәм «Шешминские зори» халык вокаль коллективлары Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» рус фольклор бәйрәме концерт программасында катнаштылар.

26 май көнне өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Каравон»га багышланган концерт күрсәттеләр. Яшь талантлар җырладылар, биеделәр, баян һәм гитарада музыкаль композицияләр башкардылар. Талантлы балаларның һәр чыгышын җылы, көчле алкышлар белән каршы алдылар, ә ахырда укытучыларга һәм балаларга бәйрәм бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев