25 мартта билгеләп үтелгән Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан редакциягә Рус Чабаксары авылында яшәүчеләрдән үзләренең авыл китапханәчесе Лидия Парамоновага рәхмәт сүзләре язылган хат килде.
-Үзебезнең китапханәне без изгелек һәм җылылык йорты дип атыйбыз, монда Лидия Михайловнаның өлеше зур, - дип язалар алар.-Менә 30 ел инде ул безне җылы каршы ала: китаплар бирә, төрле танып белү чаралары үткәрә.
2016 ел башында ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова безнең китапханәгә яңа җиһаз бүлеп биргән иде һәм хәзер монда бик тә уңайлы. Лидия Михайловна тарафыннан төрле тематик күргәзмәләр яңартылды. Безнең авылда "Җиңү аллеясы"н бизәүдә (оформить итү) ул зур тырышлык куйды. Китапханәдә аның тарафыннан "Күңелле очрашулар" дип аталган китап сөючеләр клубы оештырылды, анда без, клуб әгъзалары, тормышка, гаилә һәм халык гореф-гадәтләренә кагылышлы төрле темалар буенча фикерләр алышабыз, авылыбызның үткәне турындагы хәтер-хатирәләр белән уртаклашабыз. Лидия Михайловна безне тагын чакырыр һәм очрашулар алда да дәвам итәр дип өметләнәбез.
"Күңелле очрашулар" клубы әгъзалары В.П. Буреева, А.И. Гуслярова, Г.И. Люшненко, Н.М. Шилова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев