Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Керәшеннәрнең олы бәйрәме

12 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең 15 нче Бөтенрәсәй "Питрау" бәйрәме булып үтте. Анда Ленино авылыннан "Сурэкэ" фольклор коллективы да булып кайтты. Әлеге олы бәйрәмнең ничек үтүе хакында газета укучыларыбызга Светлана Питеркина сөйли:

-Тау итәгендә урнашкан Тырлау аланы Питрау бәйрәмен үткәрү урынына әверелгән. Гадәттәгечә, бәйрәм берничә мәйданчыкта узды. Чара үтәсе урынга барып җиткәнче, кырда, махсус тотып алынган урында ат чабышлары үтте. Ә бәйрәм уза торган урында исә кунаклар милли ишегалларында (хуҗалыкларда) булдылар, монда этник стильдә мамадыш, бакалин, чибәркүл һәм нагабак керәшеннәре өйләре бизәп куелган иде. Фольклор коллективлар кунакларга халык иҗатын күрсәттеләр, уеннар уздырдылар, җирле осталарның эшләрен тәкъдим иттеләр. Аерым мәйданчыкта "Керәшен чибәре" дип аталган конкурс булды. Унике кыз халык җырларын, биюләрен башкарып, милли ризыклар әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Көмеш таҗ һәм 50 мең сум акча җиңүче кыз өчен төп бүләк иде. Бәйрәмдә ялгыз кунаклар өчен махсус мәйданчык - "Димче Гөрпи почмагы" оештырылган иде. Биредә кандидатка карата таләпләр һәм критерийлар күрсәтелгән заявка калдырырга мөмкин иде. Соңрак аларга яучылар шалтыратып, ярардай кандидат табылуын хәбәр итәләр. Яңа танышкан пар Питрауда танышу турында сертификат һәм гаилә сыйфатында аланга кайтуга чакыру ала. Бу кичтә мәйданда төпчек өстендә сугышу, бәйләнгән аяклар белән, ластларда йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар һәм батырлар көрәше барды. Бәйрәмдә өч батыр көрәшчегә дә приз сыйфатында автомобильләр хәзерләнгән иде. Көн салкынча булуга карамастан, судагы уеннарда катнашучылар да табылды. Бәйрәм тарихында чәчәкләр, Мамадыш гербы һәм Питрау бәйрәме символларын сурәтләгән кыска гына лазер-шоу да күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X