22 мартта “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда шушы исем астында санап бетергесез эшләре белән кешеләр күңеленә кереп калган авылыбызның почетлы гражданины, 30 елга якын колхоз белән идарә иткән Хөснетдинов Гайфетдин Тәхаутдин улын искә алу кичәсе булып үтте.
Әлеге чарага туганнары, дуслары, аның кул астында эшләгән кешеләр чакырылган иде. Искә алу кичәсе мәрхүм җитәкченең рухына дога кылып, Коръән сүрәләрен укудан башланып китте.
Гайфетдин ага зур, тулы мәгънәле тормыш юлы үтә. 1919 елның 18 ноябрендә Шахмай авылында гади колхозчылар гаиләсендә туа. Башта Шахмай җидеелык мәктәбендә, аннары Кызыл Армия районының Каргалы урта мәктәбендә белем ала. Тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләү теләге аны Ключище авыл хуҗалыгы техникумына алып килә, ләкин аны тәмамлый алмый, чөнки армия сафларына алына һәм 7 елга якын хезмәт итә. 1942 нче елдан башлап азагына чаклы - Бөек Ватан сугышында, хәрәкәттәге армиядә танкист һәм разведчик була. Сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күрә, Берлинга кадәр барып җитә, туган ягына йөрәк астында граната кыйпылчыгы йөрткән 2 группа инвалид булып кайта.
Туган хуҗалыгын ныгытуга, үстерүгә һәм чәчәк аттыруга бөтен көчен, дәрманын куйган кеше ул.
Хезмәт юлын 1936 елда “Ирек” колхозында учетчик булып башлый. Армиядән кайткач, Чистай районы җир бүлегендә бер ел бухгалтер булып эшли. Аннан соң 4 ел Шахмай МТСы зонасында райком секретаре вазыйфасын башкара. Ә 1958 елны таләпчән, инициативалы белгечне халык бертавыштан дүрт авылны берләштерүче эреләндерелгән “Татарстан” колхозы рәисе итеп сайлый. Колхоз, дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясен сату планнарын ел саен арттырып үтәп, финанс хәлен яхшырта, миллионерга әверелә. Халыкның көнкүреш тормышы уңай якка үзгәрә: хезмәткә акчалата түләү, пенсия яшендәге колхозчыларга пенсия бирү (ул вакытта бер генә колхозчыга да дәүләт пенсия бирми) мәсьәләләре кузгатыла. Авылда мәктәп, китапханә, ашханә, заманча кибетләр, мәдәният йорты сафка баса, терлекчелек комплекслары төзелә. Ул чакта төзелгән юллар, күперләр, буалар, хуҗалыкларга районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып кертелгән газ, суүткәргечләр һәм башкалар әле һаман да безнең тормышта һәр көн кулланышта. Шуның өчен бу җир кешеләре булдыклы җитәкчегә бик рәхмәтле .
Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган олпат зат булган икән Гайфетдин абый. Чыгыш ясаучы туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аның турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар, иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар.
Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә чәй табыны һәм истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Исемеңне тутыкмас каләм белән халык күңеленә язып калдырыр өчен әллә нинди батырлыклар да кылырга кирәкми, гап-гади колхоз рәисе үрнәгендә яшәү дә җитә икән...
Күпләр акчага табынып, рухи кыйммәтләрне югалта барган чорда кеше булып калу, үзебезнең кая таба баруыбызны аңлар өчен, үзебездән соң килүчеләргә нинди истәлекләр калдырырга тиешлегебезне искәртү өчен кирәк икән мондый очрашулар. Үзләренең фидакарь хезмәтләре дә тузанга күмелеп калган тулы бер буынның сынык күңелен, җылы хатирәләрен яңартып җылыту өчен дә кирәк икән...
Гөлнар Сабирова,
музей мөдире
Нет комментариев