Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Китапханәчеләр балаларга ЮХКен искә төшергәннәр

Яңа Чишмә паркында күңелле һәм файдалы танып белү чарасы узган.

2023 елның 16 маенда паркта «Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә тиеш» дип аталган чара булып узган. Балалар өчен танып белү - уен программасын район балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән. Алар юлның машиналар йөри торган өлешендә килеп чыга торган куркыныч хәлләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү яки бозу, юлдагы игътибарсызлык ниләргә китерергә мөмкин булуын сөләйгәннәр.

 Чара барышында балалар белән «Күңелле трамвай», «Рөхсәт ителә - тыела» уеннары уздырылган, шулай ук алар «Машина йөртүчеләр эстафетасы», «Светофор утлары» эстафеталарында да бик теләп катнашканнар. ЮХК турында белемнәрне ныгыту өчен, мәктәп укучылары өчен кроссворд әзерләнгән. Шулай ук чарада Нурлат шәһәрендәге «ЮХИ» ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова да катнашкан.

 Уен программасы бик кызыклы узган, балалар барлык уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнашканнар. Чара ахырында «ЮХИ» ДБУ хезмәткәре балаларга истәлекле бүләкләр өләшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев