Концерт белән — кырда!
Тубылгы Тау һәм Ленино мәдәният йортлары хезмәткәрләре «АгроОснова» ҖЧҖ басуларына барганнар.
Кыска гына ял минутларында комбайнчылар һәм шоферлар үзләре өчен әзерләнгән концерт номерларын карарга җыелганнар.
Яңа гына комбайннар эшләп үткән, суктырылган бөртек исе килгән басуда, ачык һавада чыгыш ясаучыларның концерт номерлары аеруча да үзенчәлекле яңгыраган.
Мәдәният йортлары хезмәткәрләре барысына да сәламәтлек, озын гомер, кыр эшләрендә уңышлар һәм күк йөзенең аяз булуын теләгәннәр.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев