Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Өлкән кешеләр музейда булдылар

13 сентябрьдә музейда Игелек атнасына багышланган күзәтү экскурсиясе булып үтте. Күптәнге гадәт буенча Яңа Чишмә Крайны өйрәнү музеенда Картлар йортында яшәүчеләр булды.

Музей директоры Анатолий Холин болай диде:
Музей ул безне тарих белән бәйли торган урын, ә туган як тарихы музее безне әби- бабаларыбыз белән бәйләүче нечкә җеп ул. Һәм менә безнең хезмәткәрләребез кабат әби-бабайларның кәефләрен күтәрделәр, шатлык бүләк иттеләр, кунакларның күпчелеге безгә беренче тапкыр гына килүчеләр икән. Тарихка тартылу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, беркемне дә битараф калдырмый.
Экскурсиядә булып, алар үзләренең бала чаклары һәм яшьлекләре турында искә төшергән әйберләрне күрделәр. "Үткән елларда Яңа Чишмә" дип аталган фоторәсемнәр куелган стендны рәхәтләнеп карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев