Зирекле АМЙда «Йолдыз» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Бөтендөнья Театр көненә багышланган «Театр өчен курчак» дигән темага мәгълүмати - танып белү әңгәмәсе узган.
Балаларга курчакларның төрләре турында сөйләгәннәр, Балалар курчак театрының видеоролигы күрсәтелгән, шулай ук бармак курчаклары ясау буенча кечкенә генә мастер-класс үткәрелгән.

Әдәмсә АМЙда яшүсмерләр өчен «Славян мәдәнияте турында хикәя» дип исемләнгән чара үткәрелгән. Чара барышында балаларга видео-презентация күрсәтелгән, алар славян халкының көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, борынгы заманнардан бирле бәйрәм ителә торган бәйрәмнәре турында белгәннәр. Презентациядән соң «Сорау-җавап» викторинасы үткәрелгән.

Нет комментариев