Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Мин мәдәният хезмәткәре булыр идем, мине өйрәтсеннәр генә!

18 ноябрьдә Яңа Чишмә РМЙ-да "Алло, без талантлар эзлибез" дип аталган һөнәри юнәлеш бирү көне үтте. "Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы" вәкилләре белән очрашуга район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары чакырылган иде.

Очрашу ике якка да кызыклы һәм файдалы булды: кунаклар - колледж укучылары алкышлардан һәм җылы кабул итүдән канәгатьләнү хисе кичерделәр, алар өчен талантларын танулары мөһим, безнең егетләр һәм кызлар концерт карадылар һәм кайда һөнәри осталыкка өйрәнеп булганны белделәр. Ә Яңа Чишмә сәнгать мәктәбенең иң талантлы укучыларын Алабуга мәдәният колледжы ел саен уздырган "Алло, без талантлар эзлибез" конкурсы кызыксындырды, алар конкурс шартлары белән буклетлар алдылар.
- Районның мәдәният учреждениеләре һөнәри хезмәткәрләргә кытлык кичерә, бүгенгесе көнгә клуб системасы 22,2 процентка гына профессионаллар белән тәэмин ителгән, - дип сөйли УКС директоры Надежда Зыкова, - безгә Зирекле, Шахмай, Архангел, Әдәмсә, Волчья Бистәсе, Красный Октябрь, Екатерина, Петропавел Бистәсе мәдәният йортларына белгечләр кирәк, - диде ул. Алабуга колледжы - милли һәм мәдәни традицияләрнең танылган мәктәбе. Анда белем эстәп, театр коллективы җитәкчесе, сәхнәләштерелгән тамашалар оештыручы, бию түгәрәге җитәкчесе, декоратив - кулланма, инструменталь һәм башка түгәрәкләр җитәкчесе белгечлеген үзләштерергә мөмкин.
- Районның клуб системасының матди базасы нык, әйбәт, барлык мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт ясалган, яңасы төзелгән, белгечләрнең хезмәт хакы да ярыйсы, - дип дәвам итте сүзен Надежда Михайловна, - безгә үз авылында мәдәниятне үстерү өчен җанын-тәнен биреп эшләүче белгечләр кирәк. Шунлыктан үзен мәдәният хезмәткәре һөнәренә багышларга уйлаучыларга махсус белем алып, туган якларына кайтырга, авыл кешеләренең мәдәни тормышында лидер булырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев