Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Мин яңа ачылышлар бусагасында“

Мәдәният елында, районның мәдәни тормышында сөенечле вакыйга булды - яшь шагыйрә Виктория Васильеваның (Темникова) "Моя долгая дорога к тебе" дип аталган китабы дөнья күрде.

Бу хакта редакциягә Зирекле музее директоры, райондагы "Бөреләр" ("Почки") әдәби түгәрәк җитәкчесе Мидхәт Газыймов хәбәр итте. Ул болай дип яза: Китапны безнең музейга Викториянең әтисе Волчья Бистәсе мәктәбе директоры Николай Григорьевич Темников бүләк итте. Верониканың шигырьләре күп тапкырлар "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында да басылып чыккан иде, ә китапка аның 182 шигыре кертелгән.
Виктория аны үзе эшләп алган акчага бастырып чыгарган һәм үзенең әнисенә - Галина Анатольевнага, аның 50 яшьлек юбилеена бүләк ясаган.
Кереш сүздә ул түбәндәгеләрне яза: "Кулыгызга сез минем барлык шигырьләрне үз эченә алган беренче җыентыкны алдыгыз. Монда кечкенә сыйныфларда ук һәм әле генә, шушы көннәрдә язылган өр яңа шигырьләрем урын алды.
Китап өч бүлеккә бүленгән - беренче өлештә минем мәктәп елларында язылган шигырьләрем, икенчесендә - мәктәпне төгәлләү һәм университетта беренче курсларда укыганда иҗат ителгәннәре һәм, соңгы өлештә, иң яңалары - яраткан иремә багышланды.
Һәр шигыремдә минем эчке дөньям чагылдырыла, мин лирик әсәрләр язам..."
Виктория 2007 елда ук үзенең шигырьләрен кулъязма рәвешендә - җыентык итеп ("Родина моя Россия") безнең халык иҗаты һәм көнкүреше музеена бүләк иткән иде. Быелгысы елның 30 июлендә, музей җирле авторларның булачак шигырьләр җыентыгы өстендә эшли башлагач, ул тагын 92 шигырен җибәргән иде.
Виктория Васильева үзенең иҗат юлын дәвам итсен иде, чөнки аңа Ходай тарафыннан сәләт бирелгән. Аңа уңышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет, чын поэзиягә олы юл телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев