Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Һөнәрле үлмәс...

Инде язып үткәнебезчә, 10 июльдә Әлмәттә халык социаль проектларын якладылар, анда безнең районнан "Үз бәхетен коючы" һәм "Алар Җиңү яулап кайттылар" дип аталган ике проект катнашты.

15 июльдә конкурсның финал этабы узды, аның нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе карары белән 10 җиңүче һәм 49 лауреат билгеләнде. Конкурс лауреатлары арасына безнең "Үз бәхетен коючы" проекты да кергән (авторы - БИҮ директоры Светлана Мартышова). Без яңачишмәлеләрдән Балалар иҗат үзәгендә тимерче алачыгы оештырудан канәгать булу-булмауларын сораштырдык.
Настя Воробьева, Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаучы: -Мин үзем бу эшкә битараф, тулаем алганда, бу шәп. Бәлки егетләр кызыксыныр, кемгәдер ошап куяр. Үзем мин укырга Чаллыга китәм.
Рифнур Закиров, пенсионер: - Үзеңнең тимерче алачыгыңны оештыру бик актуаль. Бигрәк тә авыл җирендә: мисал өчен, кемгәдер ат дагалатасы, авыл хуҗалыгы техникасын төзәтәсе була. Мин үзем элеккеге формовщик-коючы, бу гамәлне хуплыйм гына.
Айгөл Краснова, КДН әгъзасы: - Әгәр бу эшкә балаларны өйрәтсәң, алар тик йөрмәячәк, димәк, хокук бозулар да азрак булачак. Балаларга яңа, кызыклы шөгыль тәкъдим итү - начар түгел. Бәлки кемдер шушы һөнәрне сайлар, тимерче кәсебе - чын ир-егетләр эше.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)Балалар иҗат үзәге дә үз аңлатмаларын бирде.
Юлия Михайлова, БИҮ методисты:
-Безгә безнең проект конкурс лауреаты булуын һәм 580 мең сумлык грант отуын хәбәр иттеләр. Әлбәттә, бу кызыклы башлангыч. Тимерчелек үз әйберләрен эшләп чыгарачак. Бу эскәмияләр өчен рәшәткәләр, коймалар һ.б. Әгәр ясаган әйберләр ошаса, тимерчелек халыктан заказлар кабул итәчәк. Иң мөһиме, балаларга иҗат итү һәм сирәк очрый торган кәсептә үзләрен сынап карау мөмкинлеге биреләчәк.
Светлана Мартышова, БИҮ директоры:
- Районда яңа җиһазлар белән тимерче алачыгы ачып, без яшь буынның 50% тан артыгын техник иҗатка, чүкеп ясау сәнгатенә, тимердән челтәрләп әйберләр ясауны торгызуга җәлеп итә алачакбыз. Мәктәп укучылары тимерче осталыгына өйрәнәчәкләр, колледж студентлары тимерчелек кәсебенең һөнәри күнекмәләрен алачак, бу кәсепкә өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар күрсәтеләчәк. Ә иң мөһиме без үзебез яшәгән җирне матурлый алабыз. Яңа Чишмә районы территориясендә челтәрләп эшләнгән коймалар, фонарьлар, эскәмияләр, беседкалар, күперчекләр, аркалар һәм урамнарыбызны бизәүче башка әйберләр пәйда булачак. Яңа Чишмә авылында шушы һөнәрчелекне торгызу мәктәп укучыларын үз халкыбызның бай сәнгати, әхлакый мирасына тартачак, балаларны хезмәтне яратырга һәм аңа иҗади яктан карарга өйрәтәчәк.
Ольга ИВАНОВА
әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев