Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре борынгы мөселман бәйрәме - Нәүрүз бәйрәме үткәргән.
Әлеге бәйрәм 21 мартта - кояш торгынлыгы көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне борынгылар яз ае башланган көн дип санаган.
Мәдәният хезмәткәрләре әлеге бәйрәм белән "Кояшкай" балалар бакчасы балаларын котлаган. Төрле конкурслар, уеннар үткәргәннәр, Кыш Бабай таягын эзләгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр. Җиңүчеләргә тәм-томнар өләшкәннәр. Кыш Бабай Нәүрүзбикә белән тарткалашса да, нәтиҗәдә Яз җиңгән.
Нет комментариев