Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Нәселемнең моңлы чылбыры

Чертуш мәдәният йортында җырга-моңга гашыйк туганнар катнашындагы җылы кичә тамашачыларга зур бүләк булды.

Кеше, билгеле бер вакыт җиткәч, үз нәселен, үз тамырларын барлый башлый. Юкка гына борынгылар "Жиде буының бел», димәгәннәр. Шушы гади сүзләргә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Һәрбер нәселнең үзенең аерым бер үзенчәлеге гомер буе сакланып килә. Әлеге кичәдә, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән, Гайнановлар нәселенең җырга -моңга гашыйк туганнары җыелган иде.
.Чертушыма кайттым менә,
Авылдашлар, ничек хәлегез?
Очрашулар сирәк була,
Күңел ачыйк бүген, әйдәгез, дип башлап җибәрде Асия апа үзенең туган авылы Чертушка атап чыгарылган шигырьләре һәм җырлары белән .Ул җырга-моңга бай Гайнановлар гаиләсендә туып үскән. Кечкенәдән авыл клубларында җырлап, биеп йөргән. Быел аның үзешчән сәнгатьтә катнашып йөрүенә дә 40 ел була.
Шул гаиләнең тагын бер кызы Әкълимә апа да җыр-моңга гашыйк булып үсә. Аның моңы балаларына, оныкларына да күчә. Әлеге кичәдә аның кызлары Илсөяр Дәүләтшина һәм Кадрия Гыйльманова тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Әлеге моң аларның балаларына да күчкән. Кадриянең ике кызы: Алинә һәм Гөлинә дә бу бәйрәмне җырлары белән бизәп тордылар, ә Илсөяр апаның кызы Алсинә ут чыгарып биеде.
Гармун моңы кемнәрнең генә күңелен кузгатмаган! Гайнановлар гаиләсендә дөньяга килгән Тәскирә апаның 4 кызы арасында Сания апа аеруча җыр-моңга гашыйк булып үсә. Кечкенәдән гармунда уйный, бик моңлы итеп җырлый. Сания апа авылыбыз мәдәният йортында үткән һәр бәйрәмгә кайтып, авылдашларны жыр-моңга күмә.
Гайнанов Әкрәм абый да (мәрхүм) шушы нәселнең сайрар кошы булып истә калды. Аның шигырьләре «Шигырьләрем-соңгы истәлек» исемле китапта басылып чыкты. Гармунда уйнаган моңлы көйләре, җырлары туганнары күңелендә яши. Бай мирас-күңел байлыгын, тәрбия, үгет-нәсыйхәтләрен үзенең балаларына, оныкларына тапшыручы Суфиян абый да бу моңлы нәселнең мөхтәрәм улы. Ул гомер буе колхозда эшләп, кайгылар күреп, аларны җинеп, тәрбияле ул-кызлар үстергән ата. Ул да тамашачыларга үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Анын кызы Жиһангирова Гөлшат апа һәм Зиннур абыйның жырга-моңга гашыйк гаиләсе -кичәбезнең кадерле кунаклары иде. Аларның бергә гомер кичерүләренә дә 30 елга якын вакыт узган. Гөлшат апа күптәннән Чертуш мәдәният йортын җитәкли. Әлеге туганнарны җыеп, кичә үткәрү дә аның идеясе иде. Аларның 4 кызы да: Гөлназ, Айсылу, Әлфинур,Зөһрә -сәхнә йолдызлары. Җырлары, биюләре тамашачыларга зур бүләк булды.
Әлеге кичәне шушы юллар авторы алып барды.
...Әйе, бу кичәдә һәрбер тамашачы күңеле белән үзенең туган нигезенә, ялан тәпи йөгереп узган болыннарына, җиләк җыеп йөргән урманнарына кайтып килгәндер,үзенең иң кадерле кешеләрен искә алгандыр. Өзелмәсен кайтыр юллар, өзелмәсен туганнар белән аралар, өзелмәсен буыннардан буыннарга тапшырылган җыр-моңнар, нәселемнең моңлы чылбыры. Әлеге кичә тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.
Рәмзия МУСИНА,
Чертуш авылы Рәмзия Мусина, Чертуш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев