РМЙ да «Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды
Мәдәният һәм сәнгать

РМЙ да «Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды

Республика фестиваленең зона этабына Аксубайга Яңа Чишмә районының яшь талантлары катнашында 18 номер сайлап алынды.

3 мартта район Мәдәният йортында «Йолдызлык» республика фестиваленең муниципаль этабы финалы булып узды.
Яшь «йолдызчыклар» «Вокал-соло», «Хореография», «Конферанс», «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә чыгыш ясады. 14-15 мартта Аксубай э.п. да узачак республика фестиваленең районара этабына «Хореография» номинациясендә ике, ике – «Конферанс», бер – «Вокаль ансамбльләр» һәм «Вокал-соло» номинациясендә унөч номер сайлап алынды.
Яшь артистларга киләсе турда уңышлар телибез!

 


Нет комментариев