Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда кызыклы дәрес үткән

Ел саен 18 майда төрле илләрнең музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр.

«Бәйрәм көнендә дөньяның төрле илләрендәге музейлар һәр теләгән кеше өчен үз ишекләрен ачалар, яңа экспозицияләр, тематик лекцияләр, экскурсияләр, фәнни укулар тәкъдим итәләр»,- дип яза редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова. 
17 майда Халыкара музейлар көненә багышланган чаралар кысаларында, Шахмай музее мөдире җирле урта мәктәпнең 5 сыйныф укучылары өчен Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 131 ел тулу уңаеннан «Бөек драматург» дип исемләнгән дәрес үткәргән. Мәктәп укучылары танылган язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышканнар. Дәрес экскурсия белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев