Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда «Минем гаиләм» чарасы узган

Ел саен 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле була. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр аңлата да инде. Гаилә бәйрәме -  бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен билгеләп үтелә. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.

«Бәйрәм көне уңаеннан «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем гаиләм» дигән чара үтте», - дип яза редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова.

«Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы җитәкчесе балаларга 15 май - Гаилә көне бәйрәме, һәр кешенең тормышында гаилә зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләгән, ә балалар, үз чиратларында, үз гаилә әгъзалары турында җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев