Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Серле сандыкта ниләр бар?

Чаллы Башы мәдәният йортында халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән чара үткән.

“Өй эченә самавырлы өстәл, чиккән мендәрле сәке һәм иң түрдә — серле сандык ямь биреп тора иде. Аннан бер-бер артлы чиккән кулъяулык, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, дисбе, намазлык, муенса чыкты. Балаларны аларның һәрберсе белән таныштырып үттек. Балалар рәхәтләнеп йон тетү, йон эрләү, кату, киләбә салу күренешен күзәттеләр, үзләре дә эшләп карадылар. «Йөзек салыш», «Без, без» уеннарын уйнадык.

Чаллы Башы мәдәният йортында халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән чара үткән.

Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен сабыйлар үзләре өчен бик күп яңалык белергә мөмкин булдылар.

-Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын! - дигән теләкләр белән чараны йомгакладык, — дип яза Чаллы Башы мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина.

Чаллы Башы мәдәният йортында халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан «Әбиемнең серле сандыгы» дип исемләнгән чара үткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев