Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган.
Пәнҗешәмбе көнне «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Сәламәтлегеңне яшьтән сакла» дигән КВН -уен узган. Бу хакта музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова яза.
«Башта без тормышның төп кыйммәте – сәламәтлек турында сөйләштек. Сәламәтлеккә һәр кеше үзе омтылырга тиеш, чөнки исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмәгать тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән ямь таба. Әңгәмәдән соң мавыктыргыч уен башланды. Уенның һәр биреме сәламәтлек белән бәйле сорауларны үз эченә алган иде. Мәсәлән, 1 нче биремдә укучылар сәламәтлек турындагы мәкальләрне төгәлләргә, 2 нче биремдә бәяләмә буенча витаминнарга бай продуктның исемен атарга тиеш иделәр. Соңгы бирем тест рәвешендә узды. Уен күңелле узды, укучылар канәгать калдылар».


Нет комментариев