«Шешминка» хореография ансамбле 28 октябрьдә Казанда узган Dream Fest Dance Халыкара конкурс - фестиваленең 2 һәм 3 дәрәҗә лауреаты булды.

Ансамбль укытучылары һәм укучылары бу фестивальдән, шулай ук ТНТда бию тамашасында катнашучы Михаил Шабановның хип-хоп буенча мастер-классларыннан, Мәскәү дәүләт академия театрының «Гжель» халык-сәхнә биюе буенча солисты Дмитрий Толмасовның чыгышыннан матур тәэсирләр белән кайттылар.
Нет комментариев