Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шигърият кичәсе

Чертуш авылы мәдәният йортында авылдашыбыз «Моңннар белән киләм», -дип аталган шигырь китабы авторы - Наилә Ситдыйкова белән очрашу кичәсе булып узган. Бу хакта редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина хәбәр итә.

-Әлеге китаптагы шигырьләрнең күпчелеге үзенең әнисенә - әниләргә багышланган. Бу мәңгелек тема.

Бәхетле булу өчен җирдә,

Әнкәй кирәк иң элек.

Минем бар теләгем:

Әнкәйләр булсын иде мәңгелек!, - дип яза Наилә Ситдыйкова.

-Кичә барышында аның шигырьләрен хезмәттәшләре, «Хатирә» фольклор төркеме кызлары укыды, Эльвира Хәйруллина, Сания Хәлиуллина һәм Миңсылу Мостафиналар матур җырларны башкардылар. 

Наиләнең тормыш юлы да күпләргә үрнәк: ул гомер буе төп йортта, тату гомер кичерде, утыз елдан артык балалар бакчасында намуслы хезмәт куйды, иптәше белән акыллы балалар  тәрбияләп үстерделәр, хәзергесе вакытта да тормыш иптәшенә нык таяныч булып яши:

Яз гөлләренә сокланам мин,

Алар шундый саф, керсезләр.

Әйдә, иркәм, атла янәшә,

Күпләр безне бергә күрсеннәр.

 

Авыл темасы да Наиләнең күңел турендә аерым бер урын алып тора:

Авылымда тагын таңнар атты,

Кояш чыкты, нурлы елмаеп.

Ак күлмәкле зифа каеннар

Утыралар җилдә моңаеп.

 

Биек мәчет манарасыннан

Ишетелә җомга азаны.

Җылы яктан кыр казлары килә,

Якын итеп ерак араны.   

Җиргә менә кабат язлар килде,

Ә мин шул язларга сокланам.

Туган җирдә тынычлык булсын дип,

Таңнар аткан саен телимен.

 

Шигърият кичәсе ахырында:  «Шигырьләр һәм, гомумән, иҗади эш авырлыкны да, бөтен хис-кичерешләремне дә үзенә сыйдыра ала, шигъриятнең күңеле киң аның», - диде автор.

Киләчәктә дә Наиләгә  нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев