Театр – ул мәдәниятның йөрәге, милләтнең рухи терәге
Казан шәһәренә театрга бару - Чаллы Башы авылы мәдәният йортында традициягә кергән чараларның берсе.
+фото.docx.jpg)
Быел “Заман” халык театры коллективы белән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында булып узган “Шәй-бу, шай-бу!”спектаклен карадык. Спектакль ике бүлектән торды. Кызыклы, шаян күренешләр тамашачылар күңелен тиз яулады. Вакыт үткәне сизелмәде дә. Спектакль барыбызга да бик ошады. Тамашадан соң, актерлар белән аралашып, фотога төшү бездә онытылмас истәлекләр калдырды, дип хәбәр итте редакциягә АМЙ мөдире Илсөяр Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев