Мәдәният һәм сәнгать
Театр яратучыларның “Кама аръягы таңнары“ бәйрәмендә
Районыбызның Чаллы Башы авылында эшләп килүче "Заман" халык театры 23 октябрьдә Чистайда булып үткән "Кама аръягы таңнары"дип аталган муниципальара театр бәйрәмендә катнашкан.
Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина чараның ничек үтүе турында сөйли:
- Без Нурлат, Спас һәм Чистай районнарының үзешчән сәнгать театрларының эшләре белән таныштык һәм үзебезнең халык театры презентациясен тәкъдим иттек. Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова күрсәткән презентация бәйрәмдә катнашучыларны кызыксындырды.
Безгә исә сәхнәгә куючы - режиссерлар, костюмерлар, грим салучылар, тавыш операторларының иҗат лабораторияләрендә эшләү күңелле булды. Аннан соң без "Әдәби театраль Чистай" күзәтү экскурсиясендә, "Укытучы йорты" мемориаль музеенда булдык. Бәйрәм азагында Чистай рус үзешчән театр коллективы оешуга 90 ел булуга багышланган "54 + 36" әдәби - театр кунак бүлмәсен карадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев