Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Тубылгы тауда баллы, алмалы җәй

Август муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай. Бер-⁠бер артлы «Бал спасы» («Медовый спас»), беренче «Алма спасы», икенче «Алма спасы» -⁠ халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. 

Әйе, бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә ул алмаларның безнең авыл кешеләренең
бакчаларында нинди сортлары гына юк. Ник шуларга куанмаска, ничек инде җыелышып, шул шатлыкны уртаклашмаска?! Шулай уйлаштык та «Баллы,алмалы җәй» дигән бәйрәм үткәреп алырга булдык. Бу чараның төп геройлары -⁠ күп еллык стажы
булган умартачы Гатиннар гаиләсе. Ринат абый укытучы булып эшләсә, Гөлнур
апа гомер буе авылыбызның акушеркасы. Шуңа карамастан, аларның , күптәнге умартачы буларак, бу өлкәдә тәҗрибәсе зур.  Бәйрәмне авыл мәдәният йорты каршында
оештырдык. Матур итеп клубның тирәсен бизәдек, мул итеп табын кордык.
Балаларга, умартачының бар җиһазларын: умарта оясы, төтенләгеч, баллы рамкалар, балсызы да, челтәр битлек һәм умартачы киемен күрсәттеләр. Балалар
сөенеп һәм зур кызыксыну белән аларны тотып, киемнәрен киеп карадылар.
 Гөлнур апа балның ничек ясалуын, балны ничек аертуны сөйләде, күрсәтте. Аннан
соң, Карлсон һәм Аю оештырган уеннар уйнадык. Чара чәй табыны артында тәмамланды. Биредә төрле сортлы
алмалар, бал,коймак һәм алма бәлеше бар иде. Шундый матур бәйрәм булдыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен, бөтен халык исеменнән Гатиннар гаиләсенә чиксез
рәхмәтемне белдерәм.

Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты
җитәксесе Айгөл Вафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев