Мәдәният һәм сәнгать

“Урамга чыксам, авыл өстенә күз салам...“

Күптән түгел Ленино авылында өч урам халкы катнашында күп функцияле үзәк сәхнәсендә гадәти булмаган бәйрәм булып үтте, - дип хәбәр итте редакциягә әлеге үзәк мөдире Светлана Питеркина.

"Урамга чыксам, авыл өстенә күз салам" конкурс программасы авылдашларыбызның, туганнарыбызның, күршеләрнең һәм танышларның никадәр талантлы булуларын күрсәтте. "Урамның визит карточкасы" дип аталган беренче конкурста командалар үзләренең урамнарын күңелле, тапкыр һәм уйдырмалар белән күрсәтеп чыгыш ясадылар, "Туган якны яхшы белүчеләр" дигән икенче конкурсны да яхшы үтәделәр, чөнки алар үз авылларын яраталар һәм аның тарихын беләләр. Элек-электән бәйрәмнәрдә мәҗлесләр үткәргәннәр һәм бу көнгә дә - чарада катнашучы хуҗабикәләр "Көзге байлыклар" конкурсына төрле ризыклар, тозлаган әйберләр, вареньелар әзерләгәннәр.
"Өйдә кем хуҗа?" дип аталган чираттагы ярышта сораулар бирелде, бу нисбәттән фикерләр төрле булса да без авылның чын хуҗалары - ул балалар - алмаш буын, дип саныйбыз. Сәхнәдә Үзәк, Совет һәм Җиңүнең 40 еллыгы исемендәге урамнарда яшәүче яшь талантлар - Ирина Сапарева, Оля Макарова, Ульяна Зайцева ярышты, иң яшь катнашучы Элина Хәсәнова туган авыл турында әнисе Зөлфия Хәсәнова язган шигырь укыды. Тамашачылар "Музыкаль әкият" конкурсын алкышларга күмде, ә ир-егетләр катнашында "Юл билгесе" конкурсында анда катнашучылар өчен җан аттылар. Вокалчылар Зинаида Кондеева, Елена Кондеева, Екатерина Чумакова һәм "Вояж" бию коллективы үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Нәтиҗәдә безнең ярышларда җиңүче билгеләнмәде, чөнки һәр урам үзенчә әйбәт, анда яшәүчеләрнең талантына көнләшерлек. "Ленино минем авылым" җыры бәйрәмнең финалы булды, аны катнашучыларга кушылып тамашачылар да башкарды.

Нет комментариев