Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Уңышлар сөендерә

Җырчы Любовь Коновалованың матур һәм көчле тавышы мәдәни чараларда булучы барлык яңачишмәлеләргә, мөгаен, таныштыр. Әмма аның Яңа Чишмә сәнгать мәктәбендә вокал буенча бик яхшы педагог та булуын әле күпләр белмидер.

Балаларны җырларга ул 12 елдан бирле өйрәтә. 2004 елда Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаганнан соң БСМенә ул чактагы директор Светлана Пьянзина чакыруы буенча килгән. Хәзер Любовь Николаевна үз вакытында педагогик юнәлеш биргәне өчен аңа бик тә рәхмәтле. Шул рәвешле шәхси иҗаты белән аның уңышлы педагог карьерасы да башланган. Бу гади сүзләр генә түгел, алар укучыларның вокал буенча төрле конкурсларда призлы урыннар яулаулары белән исбатланган. Соңгы елларда аның җитәкчелегендәге "Родничок" балалар вокаль ансамбле ышанычлы адымнар белән атлый.
- Безнең коллектив 2011 елда оешты һәм бер елдан соң "Сандугач сайрар ил" конкурсында без 1 урынны алдык. Уңышларыбыз белән канатланып, даими рәвештә конкурсларга йөри башладык. 2015 ел уңышлы ел булды - "Кече шәһәрләр" республика конкурсыннан вокал-соло номинациясендә 3 икенче, 2 өченче урыннарны һәм лауреат дипломнары алып кайттык, - дип сөйләде Любовь Николаевна.
- Шул ук елны беренче тапкыр "Йолдызлык" фестивалендә катнаштык. Үз зонабызда 2 турдан алгарак үтә алмадык, "эшкә" яңа керешүчеләр өчен бу табигый хәл, анысы. Тик без үз көчебезне сынап карадык, конкурсларда катнашучыларның дәрәҗәләрен күзәттек, җиңүчеләр критерийларын белдек һәм тупланган белемнәребезне иҗади эштә куллана алдык. Һәм алдагы елда ук без зона сайлап алу турында 1 урынга күтәрелдек. Дөресен генә әйткәндә, бу баскыч безнең өчен бәхетле шанс булды. Без Казандагы сайлап алу турларында чыгыш ясадык, бу үзе генә дә ни тора. "Родничок"та район үзәгеннән генә түгел, ерак авылларда яшәүче балалар да шөгыльләнә, Казан "гастроле" алар өчен бик зур вакыйга кебек булды. Фестивальнең гала - концертында чыгыш ясауга чакыру алгач, без чиксез шатлык һәм горурлык хисләре тойдык. Һәм тиздән "Йолдызлык" тан яңа бүләк булды - "Родничок" Кырымга җәйге сменага китте.
Конкурсларда катнашу педагогка да һөнәри үсеш алырга ярдәм итә, ә уңышлар эшкә яңа этәргеч бирә. Аның беренче кагыйдәсе - үзе белгәнне балаларга өйрәтү, шул ук вакытта ул эштә камилләшергә омтыла: үзлегеннән белем эсти, башка шәһәрләрдән укытучылар белән аралашудан ниндидер яңалык ота. Катнашу, репертуар буенча үз идеяларын ул Балалар сәнгать мәктәбендәге хезмәттәшләре белән уртаклаша. Шунсыз ул яңа эшкә алынмый. Аннан тыш, аның кул астында тәрбияләнүчеләр параллель рәвештә музыка уен коралларында уйнарга, биергә өйрәнәләр, бу аларны музыкаль яктан үстерә. Аларның җиңүләрен дә БСМ коллективының уртак җимеше дип саный. Район җитәкчелеге, ата-аналар да конкурсларда катнашуга ярдәм итәләр: транспорт, костюмнар белән, чөнки БСМ-нең үз автобусы юк.
"Йолдызлык - 2017" фестивалендә яңа баскыч югарырак: анда катнашкан өч бала Казанда үткән финалда чыгыш ясаган, берсе - Анастасия Семенова суперфиналда 2 дәрәҗә дилом алган (ул "Сандугач сайрар ил" конкурсында 1 дәрәҗә лауреат булган).
- Сүз дә юк , мәртәбәле конкурсларда катнашу рәхәт, Яңа Чишмә - зур булмаган район үзәге генә бит, аны зур шәһәрләр белән чагыштырып булмый, - ди ул. Хәзер балалар остазлары белән "Йолдызлык"ның Гран-приен оту һәм 1 дәрәҗә лауреат булу турында хыялланалар. Шулай тырышкач, хыяллары тормышка ашуы да бик мөмкин.
- Мин балаларга белем бирергә генә омтылмыйм, аларны музыкага җәлеп итәргә тырышам. Музыка кешене бизи, могҗизалар тудыра. Музыка, җыр балаларда игелеклелек тәрбияли, аралашырга, дуслашырга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә. Мин укыткан балалар, музыка буенча һөнәр сайламасалар да, үз эшләренә җаннарын-тәннәрен биреп эшлиселәренә, игелек кылуларына шигем юк. Хәзер бөтен балалар да Интернетта утыра, ә минем балаларым Интернетта түгел, алар музыкада, - дип сөенә ул.
Ул мавыгып эшли һәм яраткан эшеннән тәм таба, гаиләсендә дә, эшендә дә бәхетле. 10 яшьлек игезәк кызлары Маринэ белән Каринэ да сәнгатькә тартыла: Маринэ фортепианода уйнаса, Каринэ "Родничок"та җырлый. 4 яшьлек сеңелкәшләре Аннушка да аларга кушылып җырлап маташа. Ә әтиләре талантлы кызларына карап сөенеп туя алмый. Любовь Коновалованың төрле конкурслардан алган дипломнар папкасы шактый калын, һичшиксез, аңа тагын берсе өстәләчәк. Хәзер кыю рәвештә, икеләнмичә: БСМ-дә Яңа Чишмә вокаль мәктәбе туды һәм уңышлы үсә, аларның укучыларын югары профессионаллар бәяли, дип әйтергә мөмкин.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев