Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә артистлары Чирмешән районында чыгыш ясаганнар

Бәйрәм концерты Көлке көненә багышланган.

1 апрельдә РМЙ коллективы һәм Чуаш Чабаксары АМЙның «Илем» ансамбле Ивашкино авылы халкына бәйрәм концерты тәкъдим иткәннәр.

Чирмешәнлеләр кунакларны бик җылы каршы алганнар.

Концерт дәвамында рус, татар һәм чуаш җырлары яңгыраган. Анда, вокалчы буларак, Чабаксар АҖ башлыгы Сергей Моляков та чыгыш ясаган. Программада рус, татар, чуаш, француз биюләре күрсәтелгән. Моннан тыш, чараны алып баручы Анастасия Якушкина уеннар һәм конкурслар үткәреп, тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иткән.

Ивашкино халкы барлык артистларны да көчле алкышларга күмгән. Артистларга әлеге матур концерт өчен рәхмәт белдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев