Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Раил Харисов «Татар егете - 2022» төбәкара конкурсы финалисты булган

Безнең Раил «Тапкыр егет» номинациясендә җиңгән.

29 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете - 2022» төбәкара яшьләр конкурсы узган. Проект финалына Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Бөгелмә, Азнакай, Сарман, Балтач, Арча, Яңа Чишмә районнарыннан татар телен белгән 16-25 яшьлек 11 катнашучы чыккан.

Алар берничә конкурста көч сынашканнар:

-«Батыр егет - ул ил күрке» - ирекле формада иҗади презентация;

- «Тарих байлыгы» - татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен белүгә интеллектуаль бәйге;

- Җитезлеккә, тизлеккә һәм зирәклеккә «Эх, дәрт бар иде!» дип аталган конкурс;

- «Мин үз Ватаным өчен нәрсә эшли алам?» дигән темага зур булмаган чыгыш;

- «Яшьләр көрәше» - кул көрәштерү буенча ярышлар.

Безнең район вәкиле, Яңа Чишмә гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Раил Харисов биремнәрне бик яхшы үтәгән һәм «Тапкыр егет» номинациясендә җиңүче булган. Раилне уңышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев