Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә районында мәдәният яңалыклары

Авыл мәдәният йортларында кызыклы вакыйгаларга бай тормыш кайный.

Яңа Иванаево клубында яшүсмерләр арасында «Иң тапкыр статус» конкурс-викторинасы үткәрелгән.

Алар иң тапкыр статус һәм афоризм әйтүдә ярышканнар.

Авыл клубы хезмәткәрләре «Иң кызыклы статус» темасына конкурс-викторина үткәргәннәр. Чарада катнашучы яшүсмерләр конкурста бик теләп катнашканнар, чөнки уен вакытында әйтелгән статуслар иң «матурлар» гына түгел, ә иң кызыклы һәм мәзәкчән булганнар.

 

«Планета сәламәтлеге - безнең сәламәтлек» акциясе кысаларында Красный Октябрь авыл клубында яшьләр өчен кызыклы чара булып узган.

«Планета сәламәтлеге - безнең сәламәтлек» Бөтенроссия акциясе

Горшково клубында авылдагы ФАП фельдшеры мәктәп укучыларына үз сәламәтлекләрен ничек сакларга кирәклеге һәм аның экология белән ничек бәйле булуы турында сөйләгән.

Чара Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында авыл клубы тарафыннан оештырылган.

 

Авыл хуҗалыгында 47 ел эшләгән

Петропавел Бистәсенең мәдәният хезмәткәрләре үзенең авылдашлары Поляков Владимир Михайловичны 70 яшьлек юбилее белән котлаганнар. Ул колхозда 50 елга якын хезмәт куйган. Мәдәният хезмәткәрләре аңа озын гомер теләгәннәр, үз җырларын бүләк итеп башкарганнар.

 

Петропавел Бистәсе клубында Көлке, юмор һәм елмаюлар көне

1 апрель авылда бик кызыклы үткән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм яшьләр өчен «Елмаегыз» дигән матур чара әзерләгәннәр. Бәйрәм программасы кызыклы мәзәкләргә, шаян юморескаларга, дәртле һәм күңелле конкурсларга бай булган.

 

 

Чаллы Башы мәктәбендә яшүсмерләр арасында хокук бозулар турындагы профилактик әңгәмә булып узган.

Халык дружинасы әгъзасы, мәктәп укытучысы Р.Г. Миннебаев укучыларга ДНД бурычлары турында сөйләгән һәм яшүсмерләр арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар барлыкка килү сәбәпләрен аңлаткан.

 

Рус Чабаксары АМЙда «Көлергә рөхсәт ителә» дип аталган музыкаль-күңел ачу программасы булып узган

Кичә программасында юмористик постановкалар, шаян җырлар, шигырьләр, такмаклар тәкъдим ителгән. Тамашачылар артистлар белән бергә шаярып күңел ачканнар.

 

Красный Октябрь авыл клубында Көлке һәм күңел ачу көне оештырылган

 Чарада катнашучылар әлеге кичәне мәзәкләр, дуслары белән булган күңелле вакыйгаларны сөйләп уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев