Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә районының "Ландыш" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме булып узган

Быел безнең районда беренчеләрдән булып сабан бәйрәме парадын Яңа Чишмә районының "Ландыш" балалар бакчасы башлап җибәргән.

"Сабантуй"да 1,5-7 яшьлек барлык 89 бала да катнашкан. Татар телен өйрәтүче тәрбияче Резедә Фәйзуллина, Людмила Иванова һәм музыка җитәкчесе Зинаида Вафина җитәкчелегендә балалар "Сабантуй - күңелле бәйрәм" дип аталган театральләштерелгән тамашаны караганнар. Өлкән кызлар һәм малайлар үзләренең шигырьләрендә һәм җырларында туган якның матурлыгын, игенчеләрнең һәм авыл хезмәтчәннәренең хезмәтен данлаганнар. Балалар рәхәтләнеп биегәннәр, тәмле сок белән сыйланганнар."Чиләк белән йөгерү", "Чүлмәк вату", "Мендәрләр белән сугышу" һ.б. традицион милли уеннар бәйрәмнең кульминациясе булган. Сабантуйның абсолют батыры булып өлкән төркемдә тәрбияләнүче Мелихов Иван танылган. "Сабантуй" - балалар бакчасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Россиядә мәдәни мирас елында ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кечкенәдән милләтара тәрбияләүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклый. Ә ел дәвамында халык бәйрәмнәрен үткәрү - мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре педагогларының төрле халыкларның гореф-гадәтләренә карата хөрмәт һәм күпмилләтле Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияләү максаты белән эшләү формасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев