Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Чаллы Башы авылының «Талир тәңкә» ансамбле уңышлары

Менә инде 15 ел Чаллы Башы мәдәният йортында оештырылган «Талир тәңкә» сәхнә ветераннары ансамбле үзенең яраткан тамашачысына тырышып хезмәт итә.

«Коллектив тарафыннан күпме җыр, кичке уеннар, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар, шаян сүзләр, мөнәҗәт һәм йолалар, гореф-гадәтләр халыкка ирештерелгән»,- дип хәбәр итә редакциягә Чаллы Башы АМЙда эшләп килүче «Заман» халык театры режиссеры Гөлнара Сәлахова.

-Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган бу коллективны авылдашлар да хөрмәт итә, чыгышларын көтеп ала. «Талир тәңкә» ансамбле район һәм республика күләмендә дә танылып өлгерде. Алар өч тапкыр телевидениенең ТНВ каналында «Аулак өй» тапшыруында катнашты. Шулай ук «Балкыш», «Ватан», «Чатыр тауда җыен», «Чишмәле җәннәт», «Түгәрәк уен» фестивальләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар алдылар.

Районыбызда «Балкыш» өлкән буын үзешчән сәнгатьтә катнашучылар фестивале старт алды. Монда «Талир тәңкә» ансамбле солистлары да бирешмәде. «Вокал-соло» номинациясендә: Р.Г. Усманов, А.У. Раузетдинова, Р.Н. Шакирова, С.Н. Сөнгатуллин, «Нәфис сүз» номинациясендә И.Ф. Усманова, «Хореография» номинациясендә Г.З. Юсуповалар катнашты. «Талир тәңкә» сәхнә ветераннары ансамбле «Хор белән җырлау» номинациясендә чыгыш ясады. Артистларыбызның чыгышларын гармунчы Хамис Мөхәммәдиев бизәде. Киләчәктә дә «Талир тәңкә» ансамбленең иҗат чишмәсе саекмасын, сау-сәламәт булсыннар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев