Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә ШТК командасы яхшы чыгыш күрсәткән

2021 елның 16 июнендә Яр Чаллы шәһәренең А. Гыйләҗев исемендәге татар драма театры базасында "Әйдә ШаяРТ" ШТК (КВН) Татар лигасының (Фәридә Якуп Кызы Таштабанова исемендәге) җәйге Кубогы булып узган.

Фәридә Якуповна - татар КВН командасының символы.

Чара программасында "Әйдә ШаяРТ" ШТК Татар лигасы ярымфиналчылары, Яр Чаллы шәһәренең яшь командалары һәм кемдер өчен юмор - яшәү рәвешенең бер өлеше булган һәркем катнашкан.

Жюри составында - узган еллардагы ШТКда катнашучылар, хәзерге вакытта шәһәрнең абруйлы һәм дәрәҗәле җитәкчеләре булган.

Барлык командалар да оста чыгыш күрсәткәннәр.

Бүләкләү тантанасында чыгыш ясап, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе начальнигы Рөстәм Нияз улы Хуҗин катнашучыларга креатив чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдергән, иң мөһиме – шаяннар һәм тапкырлар өчен теләсә нинди бурычлар җиңел бирелә, дип билгеләп үткән. Яңа Чишмә районының "5 XL"командасы чыгышы бик тә истә калырлык булган. Аларның сәхнәгә чыгуы белән зал көчле алкышлар, рәхәтләнеп көлүдән һәм елмаюдан туктамаган.

Жюри ике шәхси номинациядә дә җиңүчеләрне билгеләгән. «Мистер КВН» титулын Дмитрий Баранов алган ("Керәшеннәр" командасы, Казан). Безнең команда фронтмены Айгөл Вафина «Мисс КВН» исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев