Ул кешенең космоска беренче очышына багышланган.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеена интеллектның менталь бозылуы булган бер төркем кеше белән «Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре килгән. Алар өчен космонавтика көненә багышланган «Юрий Гагарин - Беренче космонавт» дигән чара оештырылган. Моннан тыш, чарада катнашучылар өчен музей буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелгән. Бу хакта «ЯЧХ»га музей директоры Татьяна Холина хәбәр итте.
Нет комментариев