Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әтиләре өчен бәйрәм узган

«Ландыш» балалар бакчасы һәм Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган профилактик чара оештырганнар.

Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләрендә тәрбияләнүчеләрнең әтиләре өчен зур бәйрәм оештырганнар, әмма бу бәйрәм үзенчәлекле булган. Быел «ландышлылар» үз куллары белән ясалган рәсемнәр һәм аппликацияләр бүләк итү, шигырьләр сөйләү, җырлау кебек гадәти бәйрәм концертыннан аерылып торды. 
Бу чара ике як та, балалар да, аларның әтиләре дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә үзләренең белемнәрен күрсәтү максатыннан оештырылган. Ярышларда җитезлек, тизлек һәм юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк иде. Балалар әтиләре белән горурландылар (чөнки әтиләр сынатмады), ә әтиләре балаларының бәхетле елмаюларына сөенгәннәр. 
«Чакырылган әтиләрнең барысы да буш вакытларын балалар бакчасы территориясендә балалар белән актив аралашып үткәргәннәр. Әлеге конкурс биремнәре күңел ачулар гына түгел, ә юл һәлакәтләрен һәм юл травмаларын кисәтү өлкәсендә һәркем өчен дә файдалы», - дип раслый оештыручылар - юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Айрат Сатдаров, ЮХИДИ инспекторы Раил Шәфигуллин һәм ЮХИ ДБУ начальнигы Алина Филиппова. 
Әлеге чара «балалар бакчасы» кысаларыннан чыгып, «Теремок», «Алтын ачкыч» балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасы кушылган район акциясенә әверелгән. 
ЮХИДИ, ЮХИ ДБУ хезмәткәрләре, «Ландыш» балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре белән берлектә машина йөртүчеләрне «Ватанны саклаучылар көне» белән котлаганнар, аларга куркынычсыз юл һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен теләгәннәр. Инспекторлар балаларга яктылык кайтаргыч беркетелгән  жилетлар бүләк иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев