Эстрада сәнгатенең XXI республика фестивале Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган.
Яңа Чишмә районында Яңа Чишмә, Шахмай һәм Архангел мәдәният йортларында узган 3 зона сайлап алу туры булып үтте.
Жюри һәм тамашачылар хөкеменә «Вокал-соло», «Хореография», «Вокаль ансамбльләр» һәм «Конферанс» номинацияләре буенча конкурс чыгышлары тәкъдим ителде.
Конкурста 5 яшьлек балалардан алып 21 яшькә кадәрге яшьләр катнаша алганга күрә, барысын да яшь төркемнәре буенча бүлделәр (биш).
Талантлы яшьләр сәхнәдә үзара көч сынашсалар да, сәхнә артында алар бер-берсе өчен җан аттылар, кирәк вакытта бер-берсенә ярдәм итәргә тырыштылар. Нәтиҗәдә, тамашачылар чын мәгънәсендә матур концерт карый алдылар.
Барлык чыгышлар да күңелле һәм эмоциональ иде. Һәммәсе дә тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Финалчыларны сайлау - профессионаллардан торган компетентлы жюри эше. Ә без район этабында җиңүчеләр турында 1 мартта Яңа Чишмә РМЙда узачак гала-концертта беләчәкбез һәм тагын бер кат аларның талантларын күрәчәкбез.
«Звонкие капельки» хореография төркеме. Автор фотосы.
Нет комментариев