Яңачишмәлеләр «Уяв-2022» республика бәйрәмендә катнашканнар
Мәдәният һәм сәнгать

Яңачишмәлеләр «Уяв-2022» республика бәйрәмендә катнашканнар

Бәйрәм Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында узган.

«Уяв» - чуаш халык бәйрәме. Быел анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 100дән артык халыкчан башкаручылар һәм этнографик ансамбльләр катнашкан.

Бәйрәмдә, гадәттәгечә, чуваш мәдәнияте, халык кәсепләре, һөнәрчелек, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителә. Этнографик мәйданчык милли традицияләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Биредә чуаш гаиләсенең көнкүреше, борынгы һәм хәзерге гореф-гадәтләр турында белергә мөмкин.


Нет комментариев