2016 елда якташыбыз Рафик Әхмәдиевның ике яңа китабы дөнья күрде. Авторның җырларын, шигырьләрен, поэмасын үз эченә алган "Хисләрем чишмәсе" һәм "Акты хисләр җыр булып" дип исемләнгән беренче ике җыентыгы 2007 һәм 2009 нчы елларда ук дөнья күргән иде.
Өченче китап "Булат маҗаралары" дип атала. Ул балалар өчен махсус шигырь формасында рәсемнәр белән бирелгән, 2016 елда басылды.
Быел аның "Җан авазы" дип исемләнгән дүртенче китабы чыкты. Аңа шигырьләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр кергән.
22 октябрьдә Рафик Әхмәдиев Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда булып китте һәм ике яңа китабын бүләк итте.
- Бу юлы шагыйрьнең иҗаты элек язылганнарыннан үзенчәлекле, фикерләренең өлгергән, тирән мәгънәле, тәрбияви һәм фәлсәфи юнәлештә булуы белән аерылып тора. - ди каләмдәше, музей директоры Мидхәт Газыймов аның иҗаты турында.
- Автор үзенең китапларын авыл китапханәсенә һәм музейга да бүләк итте.
Хәзер Рафик Гомәр улы Түбән Кама районының Сухарево авылында яши. Тумышы белән ул Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылыннан. Бүгенгесе көндә Рафик Әхмәдиев - пенсионер, иҗат белән шөгыльләнә, китапларын хуҗалыгыннан алган керем акчасына чыгара.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев