Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар!
Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар! Ә аның иң матур мизгеле булып, урам буйлап, йортан йортка кереп, бәйрәмгә бирнә җыю санала. 9 июнь көнне Тубылгы Тау мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар белән берлектә шушы матур йоланы башкарганнар.

Сабантуйга сөлгеләр җыю йоласын Чертуш авылында да үткәргәннәр.

Хөрмәтле райондашлар! Биргән бүләкләрегез, матур теләкләрегез өчен зур рәхмәт. Бәйрәмнәрне дә бергәләп, күңелле итеп үткәреп җибәрергә насыйп булсын!
Нет комментариев