Мәдәният һәм сәнгать

“Заман“ театры премьерасы

4 апрельдә Чаллы Башы АМЙ да Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган "Әбиләргә тагы ни җитми" спектакле премьерасы булды. "Заман" халык театры артистлары чыгышын тамашачы югары бәяләде.

Бу пьеса чын тормыш кыйммәтләре турында уйларга мәҗбүр итә. Үзешчән сәнгать артистлары әлеге таныш әсәрнең төп идеясен тамашачыга җиткерә алды. Гади авыл халкы образы аша һәр тамашачы совет чорында кешеләрнең авыр тормышын күз алдына китерә алды. Ул чорларны чагылдырган декорация дә үз ролен уйнады. Спектакль тәмамланганнан соң да тамашачылар таралырга ашыкмады, артистларны аягүрә алкышларга күмеп, рәхмәтләрен белдерделәр.
Р.S. "Заман" халык театры әлеге спектакль белән Акбүре авылында да булган. - Акбүрелеләр безне җылы каршылады, без әлеге спектакль белән район буенча һәм аннан читтә йөрүебезне дәвам итәчәкбез, - ди Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина.

Нет комментариев