«Коръәнне кулыма алам» дигән сорау һәм җаваплар кичәсендә чарада катнашучылар бик күп яңалыклар белгәннәр.
Мәсәлән, без Коръән хакында ниләр беләбез, әлеге китап белән ни дәрәҗәдә таныш, шулай ук 992 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү тарихы турында безгә ниләр мәгълүм һ.б. Бу хакта кунаклар белән авыл китапханәсе мөдире Кадрия Низамиева әңгәмә корган.
Чара кунаклары өчен «Ибн Фадлан сәяхәте», «Идел Буе Болгарының гореф-гадәтләре һәм хокуклары» (авторы А. Мөхәммәдиев), «Милләт» нәшриятында басылган һ. б. китаплар күргәзмәсе оештырылган.
Нет комментариев