Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Казахстанның Джамбул өлкәсендәге Тараз (элекке Джамбул) шәһәреннән кунакка кайткан бертуган Илһам һәм Ислам Әхмәтшиннар булган.
Алар әбиләре Гөлшат Яруллина (заманында ул 40 елга якын Джамбул шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән) һәм оныкларның бабалары Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Низам Яруллинның (1912-1989) туган ягына кунакка кайтканнар.
Низам бабай оныкчыклары музейда бабалары турындагы материалларны зур кызыксыну белән караган, авыл урамнарыннан әйләнгәннәр, әбиләренә хуҗалык эшләрендә булышканнар.
Нет комментариев