Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зирекледә тантана

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган, Әфганстанда хезмәт иткән Яңа Чишмә районы сугышчы-интернационалистлары - безнең якташларыбыз турындагы "Сезнең исемнәрегез безнең йөрәкләрдә. Бурыч. Намус. Дан." дип аталган китапны тәкъдир итү кичәсе булып үтте.

Китап районның халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов һәм Картлар йорты директоры Михаил Демидов тарафыннан язылган иде. Китапка Яңа Чишмә районында туып, шунда яшәгән һәм эшләгән, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 83 кешенең исемен кертә алдык.
Безнең мәгълүматлар буенча, 5 якташыбыз әлеге сугышта һәлак булган: Габделфәнил Гыйльманов (Чаллы Башы), Николай Калошин (Красный Октябрь), Николай Кирюшин (Екатериновка), Виталий Норкин (Өргәнчә авылы), Владимир Самсонов (Красный Октябрь поселогында яшәгән һәм эшләгән, ул үзе Чистай районының Кызыл Яр авылыннан).
10 әфганчы - якташыбыз сугыштан соң үлгән, 41 се - районда яши һәм эшли, 27 се - башка шәһәрләрдә.
Бәйрәмгә район авылларыннан, республика шәһәрләреннән 23 әфганчы килә алды. Бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле иде.
Музейга беренчеләрдән булып район мәктәпләреннән хәрби җыеннар начальнигы Ринат Миннебаев җитәкчелегендә физкультура һәм ТИН укытучылары белән 10 сыйныфта укучы 42 егет килде. Ак күлмәкләрдән, сафка тезелеп, команда астында музейга килгән һәм бернинди ыгы-зыгысыз эчкә үткән егетләрне сокланып күзәттек. Экскурсия өчен вакыт бик аз бирелсә дә, аларны бар нәрсә дә кызыксындырды.
Кичке сәгать 4 кә үз машиналарында әфганлылар, кунаклар да килеп җитте, ә кайберләре Әдәмсә - Зирекле участогындагы юл ябылу аркасында чарага килә алмадылар.
Хәрби җыеннардагы егетләр төгәл строевой адымнар белән һәм җырлап сугышта һәлак булган зиреклеләр истәлегенә куелган һәйкәл алдыннан үттеләр.
Аннан соң кунаклар, авыл халкы, укучылар Зирекле Мәдәният йортына керделәр, анда Зирекле лицее укучылары концерт куйды. Кунакларны Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, Әфганстанда һәм "кайнар нокталарда" сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар рәисе Виктор Калмыков сәламләде.
-Без лицей, музей, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы арасындагы шундый тыгыз хезмәттәшлекне, бердәмлекне күреп сөенәбез, Афәрин. Зиреклеләр алдында баш иябез. Шулай дәвам итегез! - диде Валентина Николаевна.
Авторлар китап турында, фактта булган материалларны җыюда, әфганчыларның тулы исемлеген барлауда булган кыенлыклар турында сөйләделәр.
Без шундый зур эштә кыенлыклар, хаталар, төгәлсезлекләр булуын да аңлыйбыз, шуңа да алдан ук гафу үтенәбез. Тик тагын бер кат искә төшерергә телибез - кешелек хәтеренең тагын бер хәтер сәхифәсе торгызылды.
Тантаналы өлештән соң, кунаклар музейга җыелды, өстәл янында сөйләшү дәвам итте, Наил Лотфуллин, Марат Садыйков, Ринат Салаватов чыгыш ясадылар.
Мидхәт Газыймов кунакларны музейның киләчәктә планнары белән таныштырды, һәрберсенә китап бүләк итте. Килә алмаучыларга тапшыру өчен китапларны дуслары, авылдашлары алды. Барлыгы 75 китап бүләк ителде, калганнарын ҮКС аша авыл китапханәләре, РМБ аша мәктәпләр алачак, теләүчеләр музейга һәм "Аҗаган" клубына мөрәҗәгать итә алалар.
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
музей директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X