Сәламәтлек сагында
Авыраучылар саны арткан
Районда суык тидереп авыраучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте безгә РҮХ баш табибы Ришат Билалов.
- Бүгенгесе көндә ОРЗ буенча көнгә 3-4 чакыру теркәлә, яңа ел каникул көннәрендә чакыру күп булды, моны вирусны башка территорияләрдән ияртү белән аңлатырга була. Соңгы көннәрдә вируслы кискен сулыш юллары авырулары (ОРВИ) белән авырау...
Районда суык тидереп авыраучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте безгә РҮХ баш табибы Ришат Билалов.
- Бүгенгесе көндә ОРЗ буенча көнгә 3-4 чакыру теркәлә, яңа ел каникул көннәрендә чакыру күп булды, моны вирусны башка территорияләрдән ияртү белән аңлатырга була. Соңгы көннәрдә вируслы кискен сулыш юллары авырулары (ОРВИ) белән авырау очраклары ешайды, грипп очраклары теркәлгәне юк әле, андый диагноз лаборатор тикшерүләрдән соң гына куела. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, бигрәк тә район үзәгендә ОРВИ һәм ОРЗ белән авыраучылар санының артуы күзәтелә. Эпидемиологик чикне узганда Яңа Чишмә гимназиясендә һәм урта мәктәптә кайбер сыйныфларда укулар вакытлыча туктатылырга мөмкин, - диде ул.
Медиклар халыкны өшүдән сакланырга, кулларны ешрак юарга, витаминга бай ризыклар ашарга, гигиена һәм санитария кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәләр. Авырган очракта өйдә калырга, медик чакыртырга кирәк (больничный лист та ачу мөмкин), табиб кушкан вируска каршы дарулар эчәргә һәм өзлегүдән сакланырга кирәк. Районда авыраучылар саны артуга бәйле рәвештә массакүләм чаралар үткәрү чикләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев