Соңгы араларда, Яңа Чишмәдә РҮХ-дә бала тудыру бүлеге ябыла икән, дигән имеш-мимеш хәбәр таралды. Хәлгә ачыклык кертү өчен без РҮХ баш табибы Ришат Билаловка мөрәҗәгать иттек.
-Бүгенгесе көндә тудыру бүлегендә 6 койка эшли, икесе- бала тудыручылар өчен, 4 койка төрле патологияле йөкле хатыннарны дәвалау өчен тотыла.
2016 улның 1 сентябреннән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2 бала тудыручылар койкасын кыскарту планлаштырыла, ә 4 койка калдырыла. Бу кайбер сәбәпләр белән аңлатыла:
-1 сентябрьдән Казанда яңа перинаталь үзәк ачыла һәм аны ачу өчен койка-урыннар таләп ителә. Шунлыктан Татарстанның 12 районында, шул исәптән бездә дә, кыскарту булачак;
- районда бала тудыру аз (1 яртыеллыкта тудыру бүлегендә нибары 37 сабый дөньяга килгән, бу 4-5 көнгә 1 бала туры килә дигән сүз). Мәҗбүри медицина иминиятләштерү (ОМС) фонды бер бала тудыру һәм 5-6 көн хастаханәдә (койкада) булу өчен 18560 сум акча түли, бу акча тудыру бүлеген тоту өчен җитми;
-бала тудыруның түбән (аз) булуы медперсоналның гамәли күнекмәләре кимүгә дә китерә.
Әңгәмәбез азагында Ришат Билалов безнең бала тудыру бүлегендә бары физиологик бала тудырулар гына (патологиясез) булуын билгеләп үтте, уртача яки артык хәвефле дип саналган очракларда йөкле хатыннар башка бала тудыру йортларына җибәрелә. Хәзер бездәге йөкле хатын-кызлар Чистайдагы бала тудыру йортына озатылырлар дип планлаштырыла.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев