1 сентябрь көнне Черемухово урта мәктәбендә 63 укучы өчен яңа уку елының беренче кыңгырауы чыңлады. Яңа уку елы башлану уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейка мәктәп ишегалдында узды, анда укучыларның әти-әниләре, әби-бабалары җыелган иде.
Мәктәп директоры Валентина Курбатова барысын да Белем көне белән котлады, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның котлавын укып, барлык укучыларга да укуда уңышларга ирешүләрен теләде, БДИ тапшырасы ике унберенче сыйныф укучысын аерым билгеләп үтте.
Черемухово мәктәбе быел яңа уку елына хәзерләнү буенча республиканың иң яхшы 9 авыл мәктәбе арасына кергән һәм конкурс финалына чыккан (нәтиҗәләр аз гына соңрак билгеле булачак). Чыннан да, мәктәптә яңа уку елына бик яхшы әзерләнгәннәр, барлык сыйныфларда һәм кабинетларда да күз явын алырлык чисталык хөкем сөрә, үстерелгән яшелчә уңышы да яхшы, барлык территория дә чәчәкләргә күмелгән. Моны үз чыгышында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова да билгеләп үтте. Ул балаларга яхшы укуларын теләде һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән укучы кызга - Арина Кәримовага бүләк ( спорт костюмы) тапшырды. Ул шулай ук озак еллар намуслы хезмәте өчен мәктәп техничкасы Елена Труновага рәхмәт белдерде һәм район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Укучыларның күпчелеге җәйге чорда "Кулон" а/ф-ның Черемухово бүлекчәсендә эшләгән һәм бүлекчә идарәчесе Александр Килеев аларга акчалата премияләр тапшырды.
Белем көне белән укучыларны АҖ башлыгы Елена Сальцина да котлады.
Бу көнне төп игътибар, әлбәттә инде, беренче сыйныфка килүче балаларга бирелде. Алар быел дүртәү икән, беренче укытучылары Светлана Публикова аларның барысы белән дә таныштырып чыкты. Барлык беренче сыйныф укучысына да мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.
Беренче кыңгырау чыңлау белән барлык балалар да яңа уку елының беренче дәресенә - үз сыйныфларына таралыштылар.
Азат МУСИН
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев